Март аеның уртасына да килеп җиттек. Тирә-юньдә әле кар ятса да, төннәрен суыклар булса да, көн сизелерлек озыная бара. Бүген синоптиклар көндез һава температурасы 6 градуска кадәр җылыта дип фаразлый. Ә Кар катламы күп булуы, игенчелек өчен уңайлы шартлар тудыра. Бу турыда Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белдерде.
Ноябрь – февраль айларында, республикада явым-төшем күләме 221 миллиметр тәшкил итте, бу тиешле норманың 164 проценты дигән сүз. Республикада атна саен, көзге культураларның торышына мониторинг үткәрелә, алар 550 мең гектар мәйданны били. Шул исәптән үсемлекләрдәге шикәр күләме дә бәяләнә. Гомүмән, үсемлекләрнең торышы, һава температурасына бәйле. Биредә – май һәм июнь айлары төп рольне уйнаячак.