Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Богородица монастыренда булды.
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озатуында ул монастырь территориясен карады, биредә урнашкан кайбер объектларның торышы белән танышты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановка Никола Тульский гыйбадәтханәсе бинасын һәм настоятель корпусын, сестрин корпусы бинасын һәм чиркәү-приход мәктәбе бинасын күрсәттеләр. Биналарны торгызу тәкъдир ителде.