Беренче тапкыр сайлау өч көнлек режимда уза. Бер сәгать элек Татарстанда сайлау участоклары ачылды. Татарстанда тавыш бирүне 65 территориаль, 2722 участок сайлау комиссиясе, 45 вакытлы сайлау участогы тәэмин итә. Тавыш бирү барышын 16 меңнән артык күзәтүче күзәтәчәк. Сайлау участокларында тантаналы чаралар оештырылган, Күбесе гаилә тематикасына багышланган, сайлауны бөтен гаилә белән көтәләр, бу бик символик, чөнки 2024 — Гаилә елы. Участокларда ярминкәләр дә оештырылган, аларга бәяләр базарныкыннан 25%ка түбәнрәк булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Тавыш бирүдә катнашкан һәркем беләзек ала, аның белән — җәмәгать транспортында йөрү бушлай һәм шул ук беләзек буенча Ак Барс аренасында 17 мартта концертка керергә мөмкин булачак.