Танылган каләм иясе Рәмис Латыйповның хикәяләре тупланган беренче китабы дөнья күрде. “Атмый калган таң” китабының тәкъдирендә әдәбият сөючеләр автор белән аралашып, автографлы җыентыклар ала алды. 158 битлек кесә китабын вендинг аппаратларында, Казан утлары редакциясендә, Татмедиа сату нокталарында һәм маркетплейсларда сатып алып булачак.
Кыскалыкта осталык. Рәмис Латыйповның яңа чыккан китабы турында да шулай дияргә була. 158 битлек кесә китабында 4 хикәя, һәрберсе чынбарлыкка нигезләнгән. Фәнис Җиһанша авторның язу стилен Әмирхан Еникинеке белән чагыштыра.
“Атылмый калган таң” тәкъдирендә хикәядән өзек тыңлап, авторның иҗатын яратучылар шаян викторинада бүләкләр дә отты. Авыз ачу өчен җимешләр һәм, әлбәттә, өр-яңа китаплар. Тыйнак Рәмис әфәнде китабын беренче тапкыр кулына тоткач, икенче китапны да кичекмәстән яза башларга кирәк, дигән фикергә килгән.
Укучылар мәхәббәтен күптән яулаган Рәмис Латыйповның ниһаять аерым китабы чыгуына әдәбият сөючеләр дә бик канәгать.
“Атмый калган таң” җыентыгы – татар әдәбиятының зур үсеш кичерүен исбатлап, Рамазан аенда чыкты, язучыбыздан киләчәктә тагын да матур-матур китаплар көтеп калабыз.
Миләүшә Мусина, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.