Сайлауларда трафареттан ничек файдаланырга — Казанда начар күрүчеләр өчен мастер-класс уздырдылар. Исегезгә төшерәбез, Брайль шрифты белән махсус трафарет начар күрүчеләр мөстәкыйль рәвештә тавыш бирүдә катнашсын өчен чыгарылды. Барлыгы 3 мең данәгә якын махсус бюллетеньнәр әзерләнгән. Сүз уңаеннан, мастер-класска казанлылар гына түгел, илнең башка төбәкләреннән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә килгән иде.