Россия елгалары буйлап уникаль сәяхәт. Безнең илдә ике миллион ярымнан артык елга бар. Бөтенроссия дәүләт телерадиокопаниясенең зур”Истоки” дип исемләнгән мультимедиа проекты, гасырлар дәвамында безнең илнең күпмилләтле куәте, мәдәни коды барлыкка килүе турында сөйләячәк. 16 сәгатлек сәяхәт, бүген 14 мартта-Халыкара елгалар көненә багышланган. Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе, Кама турында, аның ярларында шәһәрләрнең, яңа заводларның ничек үсүе, республика икътисадын ныклы су җепләре белән ничек бәйләве, анда яшәүче кешеләр турында сөйләячәк. Марафон «Истоки» «Смотрим. ру» онлайн-платформасында 14 мартта иртәнге сигездән башланды. Шулай ук безнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә старт алды.