Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров «Хезмәт җитештерүчәнлеге» проекты чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Милли проект артык зур акчалар сарыф итмичэ, предприятиенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.
2019 елдан башлап әлеге проект нигезендә 250 компания теркәлгән, шуларның 47се Агросәнәгать комплекслары. Проект 3 баскычтан.
Беренче апрельга кадәр Республикада чәчү эшләре өчен бөтенесе дә әзер булырга тиеш. Әлки районында барысы да тәртиптә, бары тик чәчүлек техникасын кабат тикшереп карыйсы бар. Шунсын да ассызыкларга кирәк, районда кече хуҗалыклар да үсә бара, Авыл халкы дәүләт биргән мөмкинлекләрдән оста файдалана.
Андрей Еруслановның крестьян-фермер хуҗалыгында 7 трактор, чәчү комплекслары һәм сиптергечләр бар. Бөтен техника диярлек язгы кыр эшләренә әзер. Уҗымнарны тукландыру өчен, басуга беренчеләрдән булып ашлама таратучы махсус техника чыгачак.
Чәчү 300 мең гектар мәйданны тэшкил итэ. Әлки районында чәчү эшләренә әзер, ашламалар сатып алганнар, ләкин шунсы кызганыч, ашлык сатып алу бәяләре элеккечә сөендерми.
Югары Әлки районында күршедә фермер Илдар Гыйләҗев эшли. Берничә ел элек малларның баш санын арттырырга уйлый. «Кече-ферма төзү» программасы ярдәмендә 600 меңлек бина төзи. Бүген монда 8 савым сыеры, тавыклар һәм үрдәкләр бар, сөтне дә биредә эшкәртәләр. Эремчек, каймакны район үзәгендә һәм якын авылларда саталар.