Яңа Чәчкап авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары турында китап баслрып чыкты. Шушы көннәрдә авыл мәдәният йортында басманы тәкъ итү булды. Анда авыл халкы да, китапның авторлары да, аны чыгаруда финанс ярдәме күрсәтүчеләр дә чакырылган иде. Басма турында тулырак хәбәрчебез сөйли.
“Исемнәре белән искә алыйк” дип аталган китапның авторлары икәү. Берсе Газимҗан Шәрәфетдинов тумышы белән Яңа Чәчкап авылыннан. Аның автордашы Ринат Хәсәновның да тамырлары әлеге авылга барып тоташа. Соңгысының үз авылы Югары Лашчы ветерннары турында китап язу тәҗрибәсе дә бар. Бигрәк тә хәбәрсез югалганнар турында архив документларын барлаганда ярап куйды ул.
Китапта 234 яңа чәчкаплы турында язмалар бар. материалларны туплау вакытында әле тагын 40лап сугышчының исемен авылның истәлек тактасына кертергә кирәклеге ачыклана. Шулай ук хәбәрсез югалучылар турында да яңа мәгълүматлар табыла. Авыл халкы бу китапны авыл тарихы кебек кабул итте.
Китап 250дән күбрәк данәдә нәшер ителде. Аны бастырып чыгару чыгымнарын күтәрергә Казандагы Буа якташлыгы булышты.
Ихтыяҗ туса, китапны чыгаручылар өстәмә тиражда да бастырырга әзерләр.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.