Ифтар оештыруда аерым гаиләләр дә бик теләп катнаша. Казан шәһәрендә яшәүче Локмановлар гаиләсе дә мөслимәләр өчен авыз ачу мәҗлесе оештырды.
Кем дә кем ураза тоткан кешеләрне чакырып, авыз ачтырса, ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә языла дип искәртелә хәдистәш. Ләйсән белән Әнәс Локмановлар гаиләсе Аллаһ ризалыгы өчен авыз ачтырырга ниятләгән. Ләйсән һәрвакыт мөслимәләр берлеге оештырган чараларда беренче ярдәмче ди ифтарда катнашкан Наилә Җиһаншина.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе бинасында узган ифтар барышында вәгазьләр дә сөйләнде, мөнәҗәтләр дә әйтелде. Казан мәчетләре каршында дин сабаклары укуытучы мөгаллмәләр рамазан аеның фазыйләтләре хакында да мәгълүмат бирде.
Мөршидә Җиһан, Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары.