Рамазанның 1 нче көнендә «Туган авылым» Милли-туристик комплексында ифтар-мәҗлесе узды.
Ел саен Рамазанның 1 нче көнендә «Туган авылым» Милли-туристик комплексында ифтар-мәҗлесе уза. Беренче ифтардан Мөршидә Җиһан репортажы.Ифтар гадәттә , төрле конфессия оешмалары вәкилләре, чит илләрнең татарстандагы баш консуллары, җирле хакимият, бизнес, мәдәният һәм журналистлар катнашында уза. Быел да оештыручы Радик Абдрахманов традициягә тугры калган.
Мөфти билгеләп үтүенчә, Казанда барлыгы 81 мәчет бар, елдан ел тәрәвих намазынга йөрүчеләр арта.
Авыз ачу мәҗлесендә Изге айда изге гамәлләр кылуның бер чагылышы.
Ифтар — барлык халыкны берләштерә. Без биредә барыбыз да бертигез ди Зөлфия Авзалова.
Туган авылымда ай буе диярлек шул исәптән балалар өчен дә аерым ифтар оештырырга ниятлиләр.
Мөршидә Җиһан, Искәндәр Төмәнев. Татарстан яңалыклары.