Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте социаль юнәлештәге эшчәнлеккә аеруча зур игьтибар бирә. Хәйрия проектларының барысы да диярлек Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды аша башкарыла. Игелекле гамәлләр турында тулырак хәбәрчебез репортажында.
Мохҗтаҗлар арасында төрлесе бар. Кемнеңдер туганы, кемнеңдер баласы авыру. Гүзәл белән Ринатның игезәк балалары җитлекмичә туган. Алар Зәкят фонды аша күптән исәптә һәм ярдәм ала. Кызың күзенә операция ясату өчен миллионлаган акча кирәк, улыбыз Динар да ярдәмгә мохтаҗ ди Петровлар гаиләсе.
Көнкүрештә иң кирәкле ризыклардан тупланган җыелма- бүләкне алучылар һәркайсы рәхмәтле .Һәр мохтаҗ гаиләгә игьтибар бирергә , исәпкә алырга тырышабыз ди “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчелеге.
Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгару. Мөмкинлеге булучы хәйриячеләр Зәкят фонды аша момхтаҗларга ярдәм итү марафонына кушыла ала.
Мөршидә Җиһан, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.