Россия Президентын сайлауның йомгаклау көнендә, 17 мартта, Казанның 20 мәйданчыгында балалар өчен күңел ачу программасы уза. 170 объектта ярминкә эшли. Һәр мәйданчыкта балалар шәһәрчекләре эшли. Мастер-класслар һәм уеннар оештырыла. Моннан тыш, 17нче мартта “Ак Барс Арена” стадионы мәйданчыгында сайлаучылар өчен гаилә фестивале уза. Танылган артистлар Ваня Дмитриенко, Хәбиб, «Иванушки International», «Кар-мэн» һәм «Хор Турецкого» төркемнәре була. Керү «Мин тавыш бирдем» беләзекләре буенча бушлай.