Бу атнада Россия Президенты сайлаулары узачак. Татарстан сайлауларда тавыш бирергә әзер. Республика Үзәк сайлау комиссиясе, барлык сайлау участокларның әзерлек дәрәҗәсенә күзәтү уздырды. Алар бөтенесе дә кирәкле технологик җиһазлар, видеокүзәтү җайланмалары белән тәэмин ителгән. Үз тавышыңны теркәлү яки яшәү урыны буенча сайлау участогында, өйдә «мобиль сайлаучы» системасы аша бирергә мөмкин. Искәртеп узабыз, Президент сайулаулары 15, 16, 17нче мартта узачак.