Казанда «Информ УИК» мәгълүмат бирү буенча масштаблы программа дәвам итә. Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучылар йортлары буйлап президент сайлауларында тавыш бирүнең барлык мөмкинлекләре турында таныштыралар. Үз тавышыңны теркәлү яки урнашу урыны буенча сайлау участогында, башка сайлау участогында һәм өйдә «мобиль сайлаучы» системасы буенча бирергә мөмкин була. Үзәк сайлау комиссиясе хезмәткәрләре республика буенча миллион ярымнан артык йортны инде булганнар.
Проект иртәгә җиденче мартка кадәр дәвам итә.