Быел Россия президенты игълан иткән Гаилә елында Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе төрле чаралар үткәрә. Алар арасында Яңа аудиоспектакль чыгару, Казан гаилә үзәге буенча экскурсия оештыру, шәһәрнең үрнәк гаиләләре белән таныштыру. Март ахырында чараларда актив катнашканарны истәлекле бүләкләр көтә. Билгеле булганча, мартта Россия Президенты сайлаулары уза. Бу көннәрдә Казанда гаилә корырга теләүчеләр бар. Сайлау көннәрендә гаилә коручылар өчен истәлекле вакыйгалар да каралган.