Календарьда яз ае башланса да, синоптиклар бу атнада әле температура үзгәрешен фаразлый. Бүген 6 нчы мартта республиканың кайбер районнарында бераз кар явуы ихтимал. Көндез һава температурасы -7 градус салкын. Иртәгә 7 марта республикага төньяк киңлектән шулай ук салкын һава килә. Юлларда бозлавык саклана. Тулаем алганда, марттагы температура, синоптикларның фаразы буенча нормадан түбәнрәк була. Шуңа күрә кышкы киемнәрне салырга иртәрәк әле.