Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Татарстан Рәисе 12 еллык эшкә нәтиҗә ясады.
Бу көннәрдә Казанда 12 нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены бара. Ул иң беренче чиратта, авылларны саклау һәм авыл хуҗалыгын үстерү максаты белән оештырыла. Быел 3 көнлек җыенга Россиянең 40 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 800 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, эшмәкәрләр белән очрашып, продукцияләре белән танышты, пленар утырышта иң уңышлыларын бүләкләде.
Авылны саклау – ул милләтне саклау, дигән сүз. Корстон үзәгендәге пленар утырышта Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә актив эшләүчеләрне бүләкләде. Рәисебез авыл эшмәкәрләренә зур өметләр баглый.
Рөстәм Миңнеханов авылдан килгән һәр продукция белән якыннан танышты. Җыенының иң кызыклы өлеше — күргәзмә-ярминкә булгандыр.
Һәр авылның үз яшәү рәвеше. Әстерхан өлкәсе Кәменни авылында Бикчураевлар карбыз-кавын үстереп, аннан бал җитештерәләр.
Мордовиядәге бертуган Ишалиевлар Россия регионнарын хәләл казылык белән тәэмин итәләр.
Җыен әле дә дәвам итә, бүген эшмәкәрләр Кукмара районында сәфәрдә җирле эшмәкәрләрнең хуҗалыклары һәм эш тәҗрибәсе белән таныша.
Миләүшә Мусина, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.