“Кабатлана ала язлар да…” Шагыйрь, прозаик, төгәл телле тәрҗемәче, публицист, үтә үзенчәлекле җырлар авторы Нияз Акмалны искә алу чарасы нәкъ шулай аталган иде. Хәтирәләр кичәсеннән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
“Пәйгамбәр дә түгел, бары — шагыйрь!
Юраганы, әмма юш чыга” , — дип яза Ниял Акмал Тукайга багышланган шигырендә. Шагыйрь миссиясе турында фәлсәфи уйланулар Нияз Акмал иҗатында билгеле бер урын алып тора дип билгеләп үтте хәтер кичәсенә җыелган замандашлары.
Кеше әсәрләрен камилләштерүче мөхәррир дә була. М.Мәһдиев, Ә.Еники кебек корифейлар иҗатында да Н.Акмал өлешенең барлыгын күпләр белә. Әдәбиятта үз иҗаты «Учак» җыентыгына тупланып дөрли башлаган иде. Ул учактан күпме җаннарны җылыткан җырлар туды.
Фәния Габидуллина Нияз Акмал иҗатының илһамчысы. “Борылыр иде” — дип аңа атап язылган шигырь күптән җыр булып яңгырый. Башка җырлары да күңел кылларына кагылырлык. «Тәрәзәңдә утың бар» җыры язылу тарихын Фәридә Сафина искә алды.
“Иң беренче догам, иң беренче сүрәм:
Кабынам да сүнәм, кабынам да сүнәм”,- дип яза Нияз Акмал үз язмышын юрап. Йөрәге учак шагыйрьгә чыра телеп бирү генә булышмый.
Талантлы шагыйрь тормышта бәхетле булуның да мәгънәсен үзенчә аңлата.
Нияз Акмал турында истәлекләре белән якыннары да уртаклашты. һәрдаим искә алу кичәсен оештыручыларга кат-кат рәхмәтләрен җиткерде.
Нияз Акмал дигәч тә күпләрнең күңеленә аның
“Күптән инде үксеп елаган юк”, — дип башланып киткән
һәм җан авазы булып яңгыраган шигырь юллары искә төшә. Әлеге кичәдә дә ул еш яңгырады/
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.