Бүген 4 нче марттан 6 сына кадәр Казанда 12 нче бөтенроссия татар авылары эшмәкәрләре җыены башлана. Быел әлеге җыенга, Россиянең 40 төбәгеннән, шулай ук татарстаннан 800 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыела. Өч көнлек программада пленар утырыш,төрле дискуссион мәйданчыклар каралган. Делегатлар Кукмара раойнында сәфәр белән бара. Ә иртәгә 5 нче марта Корстон сәүдә-күңел ачу комплексында, җыенның пленар утырышы була. Аның эшендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.