Ветераннар арасында Республикада уздырылып килүче «Балкыш» фестивале елдан –ел яңа талантларны ача. Шушы көннәрдә фестиваленең район-күләм сайлап алу турлары узды. Әйтик, Апас районының Каратун җирлегендә дә талантлы ветераннар үз чыгышлары белән сөендерде.
Каратун мәдәният йортында үтүче республикакүләм “Балкыш” фестиваленең районкүләм сайлап алу турлары фоеда ук бәйрәм рухын ала. Бәйгенең быелгы үзенчәлеге: биредә талантлы өлкәннәрнең милли эчтәлектәге кул эшләре урнаштырылган. Алар “Ветераннар — Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәниятларын һәм гореф-гадәтләрен саклаучылар” бәйгесе нигезендә тәкъдим ителә.
Морзалар авылында яшәүче Әлфия ханым Тугушеваның кул эшләре аеруча сокландыра. Аның иҗат җимешләре останың рухи байлыгын, фантазиясен, һөнәри осталыгын чагылдыра.
Иң элек өлкән яшьтәге үзешчән башкаручыларны районның ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина сәламли.
Биредә Апас районының төрле авылларыннан килгән үзешчәннәр катнаша.
Моңлы тавышлы Фәрдүнә ханым Кисаметдинова Болын-Балыкчыдан килгән. Бу бәйгедә беренче тапкыр гына катнаша.
Жюри әгъзалары һәр чыгышны игътибар белән тыңлап, бәяләп бара. Алар тарафыннан иң-иң дип табылганнары исә Буа шәһәрендә үтүче фестивальнең зона этабына тәкъдим ителә.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вәлиева, Гадил Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.