Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында татар халкының күренекле шәхесләренең » рухи-мәдәни тормышка керткән өлешен өйрәнү» темасына бөтенроссия түгәрәк өстәле узды. ТАТАРСТАНДА ҺӘМ Россия төбәкләрендә басылган яңа китапларны тәкдим иттеләр.
Чарада Мәскәү, Кемерово, Свердлоу өлкәсе, Самара, Татарстан вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәлдә татар һәм башка халыкларның тарихи шәхесләре истәлеген һәм мирасын мәңгеләштерү турында чыгышлар яңгырады. Шулай ук түгәрәк өстәл кысаларында Бөек Ватан сугышының 97 яшьлек ветераны, журналист һәм язучы Александр Маловның чираттагы «Из глубин памяти» дип исемләнгән китабын тәкдим иттеләр.Чара кысаларныда галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре бүләкләнде.