Авыл хуҗалыгы тармагында иң җаваплы һәм мөһим этап – техника әзерләү чоры. Чөнки нәкъ менә әлеге эшкә басулардагы эш тизлеге һәм киләчәк уңышның сыйфаты бәйләнгән. Техниканы киләсе сезонга гадәттә көзге эшләр тәмамланганнан соң ук әзерли башлыйлар. Әйтик, Кукмара районында да бу эш тулы куэткә бара инде. Теманы Кукмарадыгы хәбәрчебез Миләүшә Хәҗиева дәвам итә.
Барлык кыенлыкларга һәм бәяләр артуга карамастан, авыл хуҗалыгы оешмалары җитештерүчәнлекне арттыру һәм хезмәт шартларын җиңеләйтү өчен заманча техника сатып ала. Биредә шулай ук яңа чәчкеч алганнар. Ремонт эшләрен башкару өчен бу хуҗалыкта 4 кешедән торган махсус бригада төзелгән. Аларның һәрберсе үзенә бүленеп бирелгән эшне башкара.
Аграрийлар билгеләп үткәнчә, бары тик вакытында һәм сыйфатлы башкарылган ремонт кына планлаштырылган срокларда туфракны эшкәртүне һәм чәчүгә әзерлекне тәмамларга мөмкинлек бирәчәк.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов.