Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президентын сайлауларда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр әзерли. Бюллетеньнәр “Идел-пресс” нәшриятендә басыла. 3 миллионга якын сайлау бюллетенен бастыруга 120 тонна кәгазь, 200 килограмм махсус буяу тотылачак. алар республика районнарына 1 мартта җибәрелә башлый.
Бюллетеньнәр ике дәүләт теле – рус һәм татар телләрендә басыла. Кәгазьдә яшел төстәге саклагыч сүрәт төшерелә. Президентка кандидатлар турындагы мәгьлүматләр тигез күләмдә теркәлә. Бюллетеннәр башта территориаль, ә аннан соң участок сайлау комиссияләренә китерелә.