Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар дәүләт драма театрында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафинның иҗат кичәсе узды. Әдипнең 70 еллык юбилееннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Факил Сафин язмышы , иҗаты әнә шушы сәхнәдә әйтерсең лә тоташ бер җыр булып җырланды. Җыр дигәннән аның композитор булуын зурлап котларга килгән Ркаил Зәйдулла әлеге кичәдә генә белгән.
Кичә барышында Факил Сафинның җитмеш төрле һөнәр иясе булуы да. Бары тик космонавт һөнәрен генә үзләштерми калганлыгы ачыкланнды. Зыян юк, галәм киңлекләре аның иҗатында. Кичәнең исеме дә бит “Минем җанда Галәм яши…» дип атала.
Кичә буе сәхнә түрендә балалар чыгыш ясавы юкка түгел. Факил Сафин, Көмеш кыңгырау газетасының беренче мөхәррире, балалар өчен бик күп күп шигырьләр, җырлар иҗат иткән.
берсеннән берсе уздырып шигырь сөйләүче әлеге кызлар аның үз оныклары. Монысы инде дәү әтигә иң кадерле бүләк. Рәсми бүләкләр дә тапшырылды ул кичәдә юбилярга.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың Рәхмәт хатын Дамир Нотфуллин, Татарстан мәгариф министрлыгының «Педагог – остаз» күкрәк билгесен Илгиз Халиков тапшырды.
Факил Сафин Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы шәһәре җирле оешмасы җитәкчесе. Шуңа да кичәнең беренче өлеше иртәдән үк башлынып күчмә утырыш буларак үткән иде.
Кичәне әзерләүгә Татар театры зур өлеш керткән . Театр артистлары «Саташып аткан таң» роман-трилогиясеннән сәхнәләштерелгән өзеген күрсәтте.
Язучылар берлегенең Әлмәт зонасында да зур эшләр башкаруы, гаммәви чараларда әйбәп баручы мөхәррир булуын исәпкә алып «ТАТНЕФТЬ , «КАМАЗ» «ТАТМЕДИА» . «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте вәкилләре , Тукай, Минзәлә районы , Түбән Кама шәһәре җитәкчелелеге дә Факил Сафинның шатлыгын уртаклашты. Сәхнә тутырып котларга чыккан иң күп делегация, әлбәттә якташлары , мөслимлеләр.
Җәмәгать эшлеклесе Фәнир Галимов дустын котларга Башкортстаннан махсус килгән. Берүзе генә түгел Фән Вәлиәхмәтов белән .
Шагыйрь һәм тәрҗемәче Вера Хамидуллина Язучыларның Россия берлекләре исеменнән Факил Сафинга «Фидакарь хезмәт өчен» дипломы һәм күкрәк билгесе тапшырды.
Ул кичәдә Бирелмәгән исем , тагылмаган медаль мөгаен калмагандыр, әмма Факил Сафинга бөеклек чире кагылмый ди якташы шагыйрә Шәмсия Җиһангирова.
Җыр кебек агылган әдәби кичә
җыр белән тәмамланды. Факин Сафин кебек туган тел сагында торучылар барында яшибез әле, җырлап яшибез .
Мөршидә Җиһан, Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.