Язның иң күркәм бәйрәме алдыннан «Сөембикә» журналы «Казаноргсинтез», «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Россия почтасы» белән берлектә 8нче матрка «Күңел җылысын кушып» исемле бушлай акция уздыра.
Казан шәһәренең барлык почта бүлекләрендә сезне марка ябыштырган эксклюзив бәйрәм тәбрикләмәләре көтә. Казанда яшәүчеләр почта бүлекчәсенә килеп, Россиянең теләсә кайсы почмагына бушлай 8нче март открыткасы җибәрә ала. Бары тик адресны һәм котлау текстын гына язарга кирәк. Бу мөмкинлек 27нче февральдән башланып китте. Тәбрикләмәләр саны чикле.