Соңгы арада окоп шәмнәре ясау активлаша башлады. Әлеге шәмнәрне махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр куллана. Алар 7-8 сәгатькә кадәр җылылык биреп тора ала икән. Саба раойны халкы фронттагыларга төрлечә ярдәм әзерли.Окоп шәмнәре ясау буенча аеруча Юлбат авыл җирлегендә күп эш башкарыла.
Саба раойнының Тенеки авылында яшәүче Фидәил Хисамиев иң беренче окоп шәмнәрен үз хуҗалыгында ясап карый. Соңыннан, Юлбат авыл жирлегенә, авылдашларына мөрәҗәгать итә. Барысы да аның фикерен күтәреп ала.
Эш ике сменада алып барыла. Әле шушы көннәрдә генә 2 тонна 700 кг парафин кайтарта алганнар. Юлбат авыл җирлегендә яшәүчеләр тарафыннан шушы көнгә кадәр 5100 дән артык шәм ясалып фронтка озатылган. Махсус хәрби операциядә катнашучылар да еш кына окоп шәмнәрен сорап аларга мөрәҗәгать итәләр икән. Ә менә бу егетләр шәм ясый башланганнан бирле , Фидәил Хисамиевның иң зур ярдәмчеләре.
Юлбат авыл җирлегендә шәм ясау белән беррәттән, маскировка челтәрләре дә үрәләр. Юлбат авыл җирлегендә яшәүчеләр бөтен күңел җылыларын биреп, гуманитар ярдәм туплауга үзләреннән бик зур өлеш кертәләр.