Идел буеның иң зур полиграфия оешмасы «Идел-пресс»та Россия Президенты сайлаулары өчен бюллетеньнәр бастыруны төгәллиләр.
Сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Хәзерге вакытта дүрт кандидат бар: Владислав Даванков («Яңа Кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).
Югары вазифага дәгъва кылучыларның тулы исемлеге бюллетеньдә күрсәтелгән, аларны тавыш бирергә килгән һәр кешегә бирәчәкләр. Татарстанда 2 928 200 данә бюллетень, шул исәптән тавышларны исәпләүнең техник чараларын, сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын кулланып тавыш бирү өчен 95 400 данә бюллетень әзерләнә. Рус телендәге бюллетеньне баштарак Россия Үзәк сайлау комиссиясе раслады, ә татар телендәге бюллетеньнәр өчен техник тәрҗемә ясалган.
«Идел-пресс» полиграфия оешмасы генераль директоры Әнәс Әскәров сөйләгәнчә, оешмада эш тәүлек әйләнәсе барган. Бюллетеньнәр партиясен бастыру өчен барлыгы 5 тәүлек кирәк булган.
Тираж тулысынча бастырылып беткәннән соң, бюллетеньнәр сортларга бүлү һәм кисү цехына, аннан төргәкләү цехына җибәрелә. Аннан аларның барысын бергә алып, территориаль сайлау комиссияләренә таратачаклар.