Саба районының тарих белән кызыксынучылары туган якны өйрәнү музеен күптән инде зур, якты бинада күрергә хыяллана иде. Аларның бу теләге тормышка ашарга да ерак калмады. Элекке “Татфондбанк” бинасында хәзерге вакытта ремонт-төзекләндерү эшләре бара.
Саба туган якны өйрәнү музее моңа кадәр Саба үзәк китапханәсендә эшләп килде. Музейның мәйданы 78 кв.метр иде. Иркен, заманча музей кирәклеге көн тәртибендә тора. Һәм ниһаять 2021нче елда музей яңа биналы булды. Элекке татфондбанк бинасында хәзерге вакытта капиталь ремонт хәм музей эшчәнлеген камилләштерү эшләре бара. Мәйданы 456 кв.метрдан артык булачак.
Әлегә монда ремонт эшләре барса да, кайда, нәрсә булачагы төп-төгәл билгеле. Иң сөенечлесе – балалар белән дә эшләү өчен мөмкинлекләр күп була. Музейның төп байлыгы – экспонатлар. Үткәнебез, бугенге көнебез, киләчәкне чагылдырган бүлекләрдән тыш, районда эшләгән, эшләп килүче оешмалар турында да бүлек була. Экспонатлар туплауда һәркем үз өлешен кертә ала. Бу эш даими дәвам итә.
Ремонт, төзелеш эшләрен Ремстройсервис оешмасы алып бара. Милли бизәкләр уелган музей диварлары урамнан ук үтеп баручыларны үзенә җәлеп итә. Ә эчтәге эшләргә килгәндә, стеналар әзер, сантехника әкренләп урнаштырып барыла. Алдагы атнада түшәмнәрне буяу эшләре башлана. Кулланыла торган материаллар бик сыйфатлы, шуңа күрә эшләве дә рәхәт, ди үз һөнәренә чын-чынлап гашыйк Кәүсәрия ханым.
Музейлар халык хәтерен саклауда бик зур урын алып тора. Шул ук вакытта музей эшчәнлеген алып баруда заманча эш алымнары да таләп ителә. Саба туган якны өйрәнү музее яңа бинада ачылганнан соң экспонатларга бик бай, шул ук вакытта иң заманча музей булыр дип көтелә.
Ләлә Зәйнуллина, Райлә Галәвина, Ирек Солтанов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.