Россия Президенты Владимир Путин Россия Кораллы Көчләренең Махсус операцияләр көчләре хәрбиләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Аларга гадел, намуслы хезмәтләре, шәхси батырлыклары, антларына һәм бурычларына тугрылык өчен рәхмәт әйтте. Видеомөрәҗәгать Кремль сайтында чыккан.
«Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга аерым рәхмәт сүзләре. Иң куркыныч җирләрдә – алгы сафта, дошман тылында, рейдларда һәм һөҗүмнәрдә куелган бурычларны намус белән үтисез, кыюлык, акыл, тәвәкәллек белән эш итәсез», – дигән дәүләт башлыгы.
Путин белдергәнчә, Махсус операцияләр көчләре хәрбиләре һәм командирлары һәрвакыт югары сыйфат һәм аерым чыдамлылык белән аерылып тора, алар кыска вакыт эчендә үсеш юлын үтте һәм дәвамчанлык, ил спецназы традицияләрен булдыруны тәэмин итте, хәрби чыныгу алды һәм Россия Кораллы Көчләренең куәтле көченә әйләнде.
Путин сүзләренчә, аларны булдыру карары вакыт таләбе һәм яңа бурычларга нәтиҗәле җавап бирү кирәклеге белән аңлатыла.
«Махсус операцияләр көчләре бүлекләре беренче боерык буенча ук Ватанны, дөньяның теләсе кайсы почмагында Россиянең милли мәнфәгатьләрен якларга әзер булуларын эш белән исбатлады», – диде Президент.
Махсус операция көчләре Кырым һәм Севастополь халкын милләтчеләр һәм җәзалаучылар янавыннан саклады, Сириядә терроризмга каршы көрәштә үзләрен бик яхшы күрсәтте, ә бүген неонацистлар белән сугышта батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтә.