Бүген Татарстан социаль фонды хәрби хезмәткәрләргә ярдәм чаралары кысаларында килеп туган проблемаларны хәл итү буенча актив эш алып баралар. Биредә үк тиешле түләүләрне рәсмиләштерергә һәм алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Ватан сагында торучыларның гаиләләрендәге хезмәткә алынган хәрби хезмәткәрләрнең балаларына айлык пособие каралган.Мондый түләүне мобилизацияләнгәннәрнең баларына да каралган. Түләүләр баланың туган көненнән алып өч яшькә җиткәнчегә кадәр билгеләнә.
Акчаны Ватан сагында торучы ирләрнең йөкле тормыш иптәшләре дә алырга мөмкин. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре бердәм пособие алуга гариза бирә ала. Ир яисә хатынның керемнәре түләү билгеләнгәндә исәпкә алынмый.