Тарихта беренче тапкыр Казанда-экспо күргәзмәләр үзәгендә “Киләчәк Уеннары” ачылды. Тантаналы пчылышта Россия рпезидентвы Владимир Путин катнашты, шулай ук башка дәүләт илләре башлыклары килде.
Әлеге ярышлар Россия өчен генә түгел — бөтен дөньяда зур кызыксыну уятты. Бу яңа формат белән бәйле, тулысынча инновацион дип атарга мөмкин — спорт, фән һәм технологияләргә нигезләнгән масштаблы спорт вакыйгасы.Рәсми рәвештә «Киләчәк уеннары» инде атна башында ук старт алган иде. Дөньяның 100 иленнән 260 команда һәм 2000 дән артык спортчы катнаша. Ярышлар 3 мартка кадәр дәвам итәчәк. Ә Ябылу тантанасында икенче «Киләчәк уеннарын» кабул итәчәк ил исеме билгеле була.