Ел саен башкалабыз Казанда халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам ага Шакировка багышланган концерт – тамаша оештыру күркәм гадәткә әверелде. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясеннән Мөршидә Җиһан репортажы.
Мондый затлы сәхнәдә җырлый башлаганчы Илһаметдин мәктәп яшеннән чыккан була инде. Язмыш бик күп сынаса да, Илһам Шакиров татар җыр сәнгатен өр-яңа баскычка күтәргән, Бөтенроссия “Алтын Аполлон” премиясе иясе , ә иң мөһиме халык мәхәббәтен яулаган легендар җырчы булып таныла.
Илһам Шакиров яшь башкаручыларга беркайчан да халык җырларын репертуардан калдырма», – дип киңәш бирә торган була.
Концерт барышында Илһам Шакиров биографиясеннән кайбер мизгелләр дә сәхнәләштерелде.
Теләсә кайсы артистны тотасыз да йолдыз дип атыйсыз дип фикерләре белән уртаклашты тамашачы.
Шулай шул, Шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә – Урманче, сәхнәләрдә — Илһам йолдыз.
Мөршидә Җиһан Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары