Бүген Казанда Кыргыстан республикасының генераль консуллыгы эшли башлый. Тантаналы ачылышка Татарстанга Кыргыстан президенты Садыр Җапаров килде. Аны Казанның халыкара аэропортында респбулика Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Шулай ук эш сәфәре кысаларында Садыр Жапаров “киләчәк Уеннарын” ачуда катнашыр дип көтелә һәм Татарстанның икътисадый, сәнәгать потенциалы белән танышу өчен, кайбер объектларда булачак.