Татарстан Россиянең нефть чыгара торган төбәге санала, бүгенге көндә нефть табу күләме елына 35 миллион тоннадан артып китә. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Энергетика» Илкүләм казанышлар форумының «Россия энергетикасының лидерлыгы һәм тотрыклылыгы» пленар сессиясендә шулай дип белдерде.
«Безнең республика — нефть чыгара торган төбәк. Без 43нче елдан бирле нефть чыгарабыз. Беренче скважина Бөек Ватан сугышы вакытында борауланды. Шуннан бирле 3,5 миллиард тонна нефть табылды. Бүгенге көндә без елына 35 миллион тоннадан артык нефть чыгарабыз», — диде республика җитәкчесе форумда.
Ул соңгы дистә елда тармакның сыйфат ягыннан үсүен билгеләп үтте.
«Иң мөһиме, әгәр 2010 елга кадәр 7 миллион тоннага кадәр беренчел эшкәртү мөмкинлегенә ия булсак, бүген республикада ике зур нефть эшкәртү комплексы бар. Узган ел 99 процент тирәнлектә 23,7 миллион тонна нефть эшкәрттек. Әлеге заводлар безнең нефть химиячеләр өчен чимал базасы булып тора», — дип искәртте ТР Рәисе