Тиздән Арча районында узасы «Аулакөй-көрәш» проектының финал ярышы турында матбугат утырышы булды. Быелгы бәйгенең төп темасы: «Җәлил һәм Җәлилчеләр».
Республикада танылган «Аулак өй – көрәш» төбәкара проект, ел дәвамында зона ярышлары үткәреп, иң яхшы командаларны җыя. Бәйгенең төп максаты – милли мирасны баету, гореф-гадәтләрне саклау. Быел финал этабы Арча районы Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллиятендә үтәчәк. Проектның әһәмияте турында матбугат конференөиясендә сөйләделәр. Быелгы бәйгенең төп темасы: «Җәлил һәм Җәлилчеләр». Татар халкының матур гореф-гадәтләрен һәм йолаларын чагылдырган әдәби ярышта, Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә бик теләп катнашалар.