«Апуш» татар балалар студиясе «Мәкәрҗәдә театр» дигән яңа спектакль тәкъдим итә. Премьераны 21 февральдә – Халыкара туган тел көнендә тәкъдим итәләр. Бүгенге «Актуаль әңгәмә» сәхифәсе кунаклары театр студиясе остазы, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова һәм яшь артистлар Алмаз Гаффаров һәм Ләйлә Таишева.