Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров Казанга «Киләчәк уеннары» ачылышына килә. Россиягә ике көнлек сәфәре вакытында ул Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга планлаштыра. Бу хактагы мәгълүмат кыргыз дәүләте башлыгы сайтында чыкты.
«Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров РФ Президенты Владимир Путин чакыруы буенча 20-21 февральдә Россия Федерациясенә эш сәфәренә киләчәк. Дәүләт башлыгы Казан шәһәрендә «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашачак», — дип сөйләде кыргыз лидеры администрациясенең тышкы сәясәт бүлеге мөдире Муратбек Азымбеков.
Очрашуда сәүдә, инвестицияләр һәм мәдәни-гуманитар өлкәдә ике яклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында сөйләшү көтелә.