Казан Кремлендә Третьяков галереясе күргәзмәсе узарга мөмкин. Аны оештыру мәсьәләсе турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Ерак Көнчыгыш диңгез пароходчылыгы» ГАҖ (FESCO төркеменең төп компаниясе) Директорлар советы рәисе Андрей Северилов һәм Дәүләт Третьяков галереясе генераль директоры Елена Проничева фикер алышты. Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
FESCO компаниясе мәдәни проектка ярдәм итәргә әзер. Ул галереянең күптәнге партнеры булып тора һәм Ерак Көнчыгышта музей филиаллары челтәрен киңәйтү белән шөгыльләнә.
Моннан тыш, Миңнеханов «Ерак Көнчыгыш диңгез пароходчылыгы» вәкиле белән Казан федераль университеты базасында транспорт логистикасы буенча белгечләр әзерләү мөмкинлеге турында фикер алышты. FESCO югары уку йорты белән килешүне узган елның май аенда төзегән.
Моннан тыш, компания киләчәктә го уеннын популярлаштыру белән кызыксынуын белдерде. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2024 елның мартында Казанда әлеге уен буенча Бөтенроссия турниры уздыру планлаштырылган.
ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда Татарстан Рәисе карамагындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов, ТР Спорт министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин катнашты.