Бик тиздән ягни 21 көннән иң хәерле һәм рәхмәтле ай – Рамазан аена керәбез. Шул уңайдан Татарстан диния нәзарәте, җәмәгать урыннарын бик матур итеп бизәүдә ярышу буенча икенче тапкыр «Нурлы Рамазан» дип исемләнгән бәйге игълан итте. Гаризаларны 1 нче марттан 10 нчы мартка кадәр кабул ителәр.
Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырыла. Иң матур бизәлешне башкаручыга диния нәзарәте хаҗга юллама бүләк итә.Бәйге турында тулырак мәглүмат белән диния нәзарәте сайтында танышырга мөмкин.