Зәй сулыкларында балыкларның точыгуына юл куймас өчен махсус рейдлар уздырдылар.
Быелгы кышның карлы, шул ук вакытта салкын булуы тереклек дөньясына да кыенлыклар тудырды. Зәй сулыкларында хәзер боз урыны белән 70 сантиметр калынлыкта. Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Зәй бүлеге балыкларның үлүенә юл куймас өчен сулыкларда рейдлар уздыра. Бәкеләр тишү эшендә безнең төшерү төркеме дә булып кайтты.
Дала Зәе елгасында махсус корал белән балыкчылар бәке тишә. Зур булмаган тишемнәр бу юлы балыкларны коткару өчен. Мондый ысул суга кислород үтеп керергә булыша. Быел сулыклар нык каткан. Зәйнең елга-күлләрендә 30-40 сантиметр калынлыкта боз ятса, кайбер урыннарда 70 кә кадәр җитә.
Зәмһәрир салкыннар да балыкчыларны куркытмый. Урамда минус 25 градус суык. Без килгәндә Баграж бүәсендә дә балык тотучылар бар иде. Комитет әгъзалары аларның да махсус бәкеләр ясауларын сорады. Бер кеше бораулап 20 тишек ясаса да, бу боз астындагы тереклек өчен зур ярдәм, ди белгечләр.
Бәкеләргә камышлар куеп чыгу да файдалы. Көпшә ролен башкаручы сабак аша суга кислород керә.
Ә менә бу шарлавык дип йөртелүче сулыкта кышын да су катмый, шуңа күрә балыкларга кислород тулысынча җитә. Сулыкларда бәкеләр тишү боз эрегәнче дәвам итәчәк.