Бу атнада Казан шәһәрендә һәм Республика районнарында нинди чаралар көтелә? Әйдәгез бергәләп барлыйк.
1.Бүген Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә Әлмәт театры артистлары тамашачыга “Ат карагы” спектаклен тәкдим итә. Казан губерниясында ат караклары өере эш итә. Вазыйфалары төгәл бүленгән: берсе разведкага бара, икенчесе каравылда тора, өченчесе урлый, дүртенчесе исә «товарны» урманга яшерә. Караклар оясын кем тузгыта? Әлеге спектакль нинди үзенчәлекләргә ия ? Бу турыда спектаклне карап белерсез….
2.Чаллы театрында “ Ул бит кичә иде” спектакле. Ялгыз гына яшәүче Диләрәнең фатирын беркөнне су баса. Шул вакыт аның ишеген таксист булып эшләүче Әсгать исемле ир шакый. Бер тында йотлыгып карый торган спектакль килеп чыккан.
3.«Әкият» театры үзенең нәни тамашачыларын могҗизалы театр тормышы белән якыннанрак таныштыру өчен экскурсиягә чакыра.
4.Әлмәт театры сәхнәсендә “Яшь йөрәкләр” спектакле.
5.Шәрык клубында Камал Театры оркестрының чираттагы концерты көтелә. Чарада Элмир Низамов, Ильяс Камал, Миләүшә Хәйруллина һәм башка композиторлар катнаша.
6.Казан филармониясе “Милли моң” дип исемләнгән чарага чакыра. Кичәдә Татар композиторларының җырлары һәм романсларын Рөстәм Асаев, Гөлшат Имамиева, Алина Шәрипҗанова кебек танылган артистлар башкарачак.
7.3 мартка кадәр Күргәзмәләр залында «Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары» дип исемләнгән күргәзмәдә Идел буе халыкларының костюмнары белән танышып калырга мөмкин.
8.31 майга кадәр Ислам мәдәнияте музеенда «Үзгәрешләр чоры мәдрәсәсе» күргәзмәсе дәвам итә. Экспозиция Казан Мөхәммәдия мәдрәсәсенең 140 еллыгына һәм аңа нигез салучы- җәмәгать һәм дин эшлеклесе, педагог Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган.
9.Легендар җырчы Әлфия Авзалова исемендәге музей да җыр-моңга гашыйк кешеләрне үзенә чакырып кала. Биредә легендар шәхесебезнең җырларына сокланып, костюмнарын күреп, иҗат юлы белән тагын да якыннанрак танышырга мөмкин.