Төз ату күнекмәләре. Шәһәрнең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясендә укучылар “Барлык балалар өчен тир” грант программасы нигезендә корал белән эш итәргә өйрәнәләр. Күнегүләр алып бару мәйданын район ДОСААФ оешмасы бүлеп биргән. Мәргәнлек дәресләрендә хәбәрчебез дә булып кайтты.
Гимназиянең өлкән сыйныф укучылары тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә, шулай ук түгәрәкләрдә ату техникасына өйрәнәләр. Арсеналда пистолет, винтовка һәм автомат. Төз атарга өйрәнү егетләргә генә түгел, кызларга да ошый.
Моңа кадәр өлкән сыйныфларны ату техникасына өйрәтү елга бер мәртәбә оешкан төстә Казандагы танк училищесы полигонында гына башкарылган. Ә хәзер мәргәнлек күнекмәләрен ел әйләнәсе үзләштерәләр. Әлеге кораллар электроника системасы буенча эшли.
Гимназия дирекциясе фикеренчә, укучыларга ату техникасын төшендерү ул патриотик тәрбиянең бер өлеше. Уку йортында, сәламәтлеге нинди булуга карамастан, һәр укучыны корал белән эш итә белергә өйрәтү бурычы куелган. Бүген хәтта төз ату осталары белән дә мактана алалар.
Гимназия коллективы “Барлык балалар өчен тир” проектын тормышка ашыруга мәйдан бүлеп биргән ДОСААФ оешмасына рәхмәтле.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары, Буа районы.