15 нче февралдә халкыбызның бөек шагыйре, Советлар союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан республикабызда аңа багышлап чаралар узды.
Казан һәм Россиянең башка шәһәрләрендә герой һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы үтте. Милли музейда Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсен күрсәттеләр. «Моабит дәфтәрләре» – Берлинның Моабит төрмәсендә язылган 93 шигырьдән торган җыентык.
Шулай ук Муса Җәлилгә багышланган чаралар респбулика мәктәпләрендә дә узды. Шул исәптән,
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче номерлы гимназия укучылары да бүләк ясады. Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары, “Онытмаска иде үткәнне” дип аталган эссе-хәтирә тәкъдим итте. Ильяс Закиров иҗат иткән һәм сәхнәләштергән әсәрдә фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләре дә яңгырады.
Сугыш хәтирәләрен яңартуны укучылар, балалар аңлап җылы кабул итте, сугыш белән бәйле хатирәләрен йөрәгендә яңартты.