Түбән Камада күпфатирлы йортларның түбәләрен көндәлек режимда кардан һәм боздан чистарталар. Бу эш өчен идарәче компания хезмәткәрләре җаваплы. Максатлары — бәхетсезлек очракларына юл куймау. Бүген белгечләр Химиклар проспектындагы 96 нчы йортта тәртип китерделәр. Эш барышын безнең төшерү төркеме дә карап кайтты.
Коммуналчылар көрәк белән коралланганнар. Бүгенге максатлары — юллар чистарту түгел, ә йорт түбәсен, подъезд һәм балкон кыекларын кардан арындыру. Химиклар проспектындагы 96 нчы йортта “табигать бүләге” күп җыелган. Белгечләр барлык саклык чараларын күреп эш итәләр.
Подъезд һәм балкон кыекларын тәүлекнең якты вакытында гына чистарталар, эш барышын махсус белгеч күзәтеп тора. Максатлары — кар бүрекләре һәм боз сеңгеләре төшү куркынычын булдырмау. Соңгы бәхетсезлек очрагы узган елның декабрь ахырында теркәлгән. 8 яшьлек бала өстенә бозлы кар төшкән. Малайның башы нык имгәнгән.
Нормативлар буенча, йорт түбәләрендә кар катламы 30 сантиметрдан артмаска, боз сөңгеләре асылынып тормаска тиеш. Әлеге таләпләр тиешенчә үтәлмәгән очракта идарәче компаниягә мөрәҗәгать итегез.
Альбина Вәлиева, Рафаэл Рәкыйпов, Илья Челноков, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.