Шулай итеп, районнан махсус хәрби операция зонасына чираттагы – алтынчы йөк китте. Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация аны илтеп тапшыра.
Изге юлга изге догадан… Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев юл догалары укый, исән-имин әйләнеп кайтуларын тели. Егетләрне юлга озатуда районның хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы да катнашта.
“Егетләр янына, гуманитар ярдәм илтәргә юлга чыгабыз. Һәр егеткә шәхси җыелма тартмалар әзерләнде. Үзләре белән сөйләшеп кирәкле әйберләр тутырдык. Җылы киемнәр, шәхси гигиена әйберләре, азык-төлекләр алдык. Барлыгы 160 тартма ясадык, — дип хәбәр итте район башлыгы урынбасары.