Россия Президентына кандидат Владимир Путинның сайлау штабы федераль дәүләт каналларында дебатларда катнашу өчен түләүсез теле- һәм радиоэфирдан баш тартты. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе утырышында билгеле булды. РИА Новости шул хакта яза.
«Россия Үзәк сайлау комиссиясенә РФ Президенты вазифасына кандидат Владимир Владимирович Путиннан гомумроссия дәүләт телерадиотапшырулар оешмалары каналларында уртак агитация чараларында катнашудан баш тартуын раслаучы документ килде. Бу кандидат хокукы», — дип белдерде Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Наталья Бударина.
Искәртик, эфирда бушлай вакытны бүлү буенча җирәбә бүген, 13 февральгә, билгеләнгән.
Ике көннән 11.00 сәгатьтә гомумроссия дәүләт басма массакүләм мәгълүмат чараларында түләүсез мәйдан алу өчен жирәбә салу узачак.
Искәртик, Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауга 4 кандидатны — Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путинны (үзен-үзе тәкъдим итүче) керттеләр.