Милли һәм дини кыйммәтләрнең асылын беләбезме? Күркәм эшләре белән үрнәк булырлык мөслимәләр кемнәр? Халыкара хиҗаб көненә багышланган мөселман хатын-кызлары мәҗлесенән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репоражы.
Татар утарына кунакка килүчеләрне капка төбеннән үк мамык шәлләре, оекбашлары белән күргәзмә җәлеп итте. Урам күргәзмәсе затлы залга күчте.
Кайбер мөселман илләрендә Хиджап белән бәйле аерым истәлекле көннәр бар. Февраль аенда халыкара югарылыкта Хиджап көне 2013 елдан бирле билгеләп үтелә.
Хиҗабның исеме төрлечә : химар, бурка, тәсәттур дигән исемнәре дә барлыгын искәртте мөфти. Әмма татарлар аны яулык дип атый. Үз эшчәнлегенең бер тармагын мөселманнарны яклау юнлешендә алып барган Руслан Нагиев яулык кию белән бәйле проблемалар килеп чыкканда, мөслимәләрнең үзләрен ничек тотарга тиешлеген аңлатты.
Чарада Төркия вәкиле Мәврә ханым шәхсән, ә Россиянең төрле төбәкләрендә дини эшчәнлек алып баручы мөселман ханымнар онлайн кушылды.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзәрәте һәм Татарстан мөслимәләре берлеге оештырган мөслимәләр мәҗлесендә чыгыш ясаучылар милли һәм дини асылыбызны киләчәк буынга тапшыруда мәчет каршындагы мөгаллимәләр курсларының, модельерларның хезмәтенә зур бәя бирде.
Мөслимәләр өчен тегелгән кием үзгәреш кичерә,зәвыклылана бара. Күргәзмә оештырган шәл бәйләүчеләр дә сәхнәдә.
Татарстан мөслимәләре арасында аеруча активлык күрсәтүчеләргә төрле номинацияләрдә дипломнар тапшырылды. Фәния ханым “Ел мөслимәсе”Шулай ук Әлфия Самат, Вәсилә Рәхимова кебек озак еллар дини темага язучы газета һәм телевидение журналистлары да билгеләп үтелде. Мөслимәләр Яулык бәйләү остаханәсендә, сорау-җавап бәйгесендә дә бик теләп катнашты.
“Яулыгым- йөз аклыгым” дигән әйтем юкка гына халык теленә кермәгән. Яулык көне уңаеннан үткәрелгән мәҗлес Татарстан мөслимәләре өчен мөселман мәдәниятен таныту, хатын-кызларны очраштыру, аралаштыру, үзара хөрмәт һәм хезмәттәшлекне көйләүгә багышланган.
Мөршидә Җиһан, Фәрит Җәләли. Татарстан яңалыклары.