Актаныш районы загс бүлегендә 2024 елның беренче гаиләсе теркәлде. Актанышбаш авылыннан Хәкимовлар гаиләсе никахларын законлы рәвештә рәсмиләштерде.
Гаилә елында 2024 елнын беренче никахы әнә шулай тантаналы итеп рәсмиләштерелде. Актанышбаш авылыннан Хәкимовлар үзләренең гаиләләренә нигез салды. Алар быелның беренче пары булып теркәлде.
Яшь парлар мәңгегә бергә булырга вәгъдәләшеп балдаклар алыша. Якыннары матур киләчәк, тигез тормыш тели.
Район загс бүлеге җитәкчесе бәхетле яшьләрне гаилә елында теркәлгән тәүге пар буларак тәбрикләп, аларга истәлек бүләге тапшырды. 2024 елда теркәлүче парларның күбрәк булуын теләде.
Регеина Сәләхова, Ләлә Зәйнуллина, Марат Саррахов. Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.