Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәрү киң колач алды. Бу эштә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Әйтик, Түбән Кама раойнында “геройларга җылылык бүләк итик” дип исемләнгән акция старт алган иде.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан солдатларга исемле посылкалар җибәрү. Барлыгы — 1 мең комплект тупларга кирәк. Теманы Түбән Камадагы хәбәрчебез Альбина Вәлиева дәвам итә.
Шундый җылы теләкләр белән Сәймә Сабитова махсус тартмага акча сала. Гуманитар ярдәм җыю пунктына күңел кушуы буенча килә. Безнең төп бурыч – солдатларга сүз белән генә түгел, гамәл белән дә булышу, дигән фикердә хатын-кыз.
Җыелган чараларга солдатлар өчен җылы киемнәр, балаклава һәм башка кирәк-яраклар сатып алыначак. Барлыгы — 1 мең комлект әзерләү планлаштырыла. Берсенең бәясе – 15 мең сум. Исемле посылкалар Ватанны саклаучылар көнне алдыннан Түбән Кама ир-егетләренә тапшырылачак.
Түбән Кама районы халкы солдатларга ярдәм итү өчен берләшә. Берәүләр – акчалата булыша, икенчеләре — оекбаш бәйли, өченчеләре – маскировка челтәрләре үрә. Бу юлы гуманитар ярдәм җыю пунктына окоп шәмнәре алып килделәр. Аларны Трудовой бистәсендә яшәүчеләр ясый.
Уртак эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Барлык мәгълүмат Добро — нк. рф сайтында урнаштырылган. Җылы теләкләр күңел күтәренкелеге өчен бик тә кирәк. Акция 10 нчы февральга кадәр дәвам итә.
Альбина Вәлиева, Рафаэл Рәкыйпов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.