Республикада да бу елга багышланган чаралар планы расланды. Районнарда төрле чаралар оештырыла. Ә бу көннәрдә Апас районының загс бүлегендә сөенечле вакыйга- быел туган беренче бала теркәлгән. Тантаналы рәвештә туу таныклыгы тапшырылды. Бәхетле гаиләнең шатлыклы мизгелләре алдагы язмада.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов, Рушан һәм Фирүзә Зариповлар гаиләсенең зур шатлыгы белән уртаклашып, район башлыгы Айрат Җиһаншиннан котлау һәм бүләкләр тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Насыйбуллина Зариповлар гаиләсен чын күңелдән тәбрикләделәр. Рушан һәм Фирүзә Зариповлар Болын-Балыкчы авылында яшиләр.
20 ел алар бер-берсе өчен ныклы терәк, башкалар өчен үрнәк булып тора. Ата-аналарының күптәнге хыялын тормышка ашырып, бик тырышып һәм күндәм рәвештә өч гүзәл кыз тәрбияләгән, бу көннәрдә аларның уллары туган. Аңа Раян исеме кушканнар.
Алия Галиуллина, Гөлнара Сөнгатуллина, Гадил Галиев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.